Инвалид бала тәрбияләүгә нинди ташламалар каралган
Район Пенсия фондының Клиентлык хезмәте җитәкчесе Раушан Иштанова сүзләренчә, «Иминият пенсияләре» Федераль законы нигезендә, балачактан инвалидларның ата-анасының берсенә, әгәр дә аны 8 яшенә кадәр тәрбияләсәләр һәм иминият стажы 20, 15 елдан ким булмаса (ир-ат һәм хатын-кызлар өчен), шулай ук шәхси пенсия коэффициентының күләме 30дан да ким булмаса, картлык буенча иминият пенсиясе ир-атка 55 яшьтә билгеләнә, хатын-кызга – 50 яшьтә.